Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле мәчете хәзрәте: «Зиратлардагы тәртип өчен имам җаваплы»

Редакциягә Шәле мәчете имамхатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов мөрәҗәгать итте. Ул авыл зиратында мәет җирләү кагыйдәләре үтәлмәвенә борчыла.

Җирле халыкның кайберләре үзбаш, беркемгә дә хәбәр итмичә, якыннарын зиратка күмәләр. Җирләү урыннарындагы тәртип өчен имам җаваплы, шуңа күрә мин бу процессны җайга салам. Үз чиратымда, һәрвакыт мәрхүмнең туганнарының фикерләрен исәпкә алырга тырышам. Мәсәлән, туганнарны берберсе янына күмү гадәткә кергән. Әгәр дә кешенең мондый теләге бар икән, бу исәпкә алына, – дип уртаклашты ул.

Хәзрәт фикеренчә, кешеләр үзләренең якыннарын дөрес җирләмиләр.

Безнең исламда каберне мәрхүмне Мәккәгә таба каратып күмү мөмкинлеге булырлык итеп казырга кирәк. Элек компаслар юк иде, кешеләр көнчыгышны кояшка карап кына билгеләделәр. Шуңа күрә кайбер каберләр бөтенләй дөрес түгел. Ләкин хәзер компаслар бар һәм Мәккә урнашкан якны җиңел билгеләргә мөмкин. Кешеләр кабер казыганда моны истә тотсын иде, - ди Тимур хәзрәт Латыйпов.

Шулай ук ул кешеләрнең еш кына зур, киң коймалар куюларын билгеләп үтә. Аның исәпләүләре буенча, койма киңлеге 1,3 метр, озынлыгы 2,3 метр, биеклеге 70 см булырга тиеш. Ике кабер өчен койма киңлеге 3 метр, озынлыгы 2,3 метр, биеклеге 70 см.

Без беркемне дә мәҗбүр итмибез, әмма бу стандартларны сакларга киңәш итәбез. Беренчедән, бу башка мәрхүмнәр өчен урын сакларга мөмкинлек бирә. Икенчедән, өмәләр вакытында территорияне чистарту җиңелрәк булачак. Өстәвенә, зур коймалар - акчаны файдасыз куллану. Бу безнең диндә «исраф» дип атала, - диде борчылып әңгәмәдәшебез.

Район имам-мөхтәсибе Әббәс Кадыйров Шәле мәчете имам-хатыйбы инициативасын хуплый.

Элек-электән безнең мәчет һәм зиратларыбыз имамнар карамагында иде. Мөселманнарда үлгән кешене мулласыз күммиләр. Ул Коръән укый, мәетне юа, җирләүгә әзерли, мәрхүмнең туганнары аны күмү урыны турында аның белән киңәшләшергә тиеш. Имам зират өчен җаваплы, ул кайда һәм кем күмелгәнен белә. Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, – дип билгеләп үтә Әббәс хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса