Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын Чишмә авылында яшәүче Өмхәния Исмәгыйлевага 101 яшь тулды

Ул улы һәм килене кайгыртуында яши

Салкын Чишмә авылыннан Өмхәния Исмәгыйлева 101 нче туган көнен билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне, уллыкка алган улы һәм аның хатыны белән яши. 1922 елның 10 февралендә Кибәк Иле авылында күп балалы гаиләдә туа. Пенсиягә чыкканчы Өмхәния Гәрәй кызы Ленино-Кокушкино совхозында эшли.

Аны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов, Ленино-Кокушкино җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов, җирлек депутаты Азатерина Андронова, китапханә мөдире Тәслимә Сәйфуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Дарья Юматова, район ветераннар Советы Рәисе Элгиза Фәйзуллина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкиле Екатерина Сорокина килде. Барысы да аңа изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

- Барыбыздан да ихлас котлауларны кабул итегез. Иң мөһиме - авырмагыз, сәламәт булыгыз, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгыз һәм яратучан кешеләрегез булсын, – дип билгеләп үтте Альберт Дамирович.

 

Героебыз турында тулырак "Вперед" ("Алга") газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса