Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сережа абыйны хөрмәт итәләр, киңәш сорыйлар

Сергей Федоров район юлларыннан үзенең "тимер аты" - КамАЗында җилдереп кенә йөри. Аны ЗИЛларның көчле сигналы, моторлар гөрелтесе туган авылы Княжадагы "Сельхозтехника"га эшкә алып килә. Сергей Павлович 48 ел буе шоферлык эшенә тугры калган. Шул вакыттан бирле ул техника белән бәйләнгән, һәр елны 26 октябрьдә һөнәри бәйрәме - Автомобильчеләр көнен...


Сергей Федоров яшьтән "Сельхозтехника"га слесарь булып эшкә урнаша. Катлаулы механизмнарны сүтеп-җыю серләренә төшенә. Армиягә дә шуннан китә. 1968-1970 елларда автомеханизация базасында хезмәт итә. Хәрби комиссариат юлламасы буенча шофер һөнәрен үзләштерә. Булачак эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенгәннән соң, туган авылына әйләнеп кайта. Сергей Павлович сүзләренә караганда, аны шәһәр тормышы кызыксындырмаган. Ул үз эшеннән, үз шөгыленнән аерылырга теләми.
- Ни өчен кайдадыр китәргә, монда да рәхәтләнеп эшләргә, яшәргә була, - ди ул.
Шофер "Сельхозтехника"дан шул ук Княжада яңа формалашкан "Сельхозхимия"гә шофер булып эшкә күчә. Ә инде аннан соң предприятие белән бергә Питрәчкә күчеп килә.
- Сергей Павлович бездә беренче көннәрдән үк эшли, - ди аның турында "Агрохимсервис" ААҖ директоры Ринат Вәлиуллин. - Ул үз вазифаларын намус белән башкара, һөнәренә тугры булуы, тырышлыгы белән аерылып тора. Бөтен агрегатларны үзе ремонтлый, двигательләрне үзе җыя. Безгә генә түгел, күрше предприятиеләргә дә ярдәм итә. Алар Сережа абыйларының булышачагын яхшы беләләр. Механик, йөрәкләр - моторлар докторы, төрле катлаулыктагы "операцияләрне" уңышлы башкарып чыга. Шоферның беренче машинасы ЗИЛ булган. Аның белән ашлык, ашлама, башка йөкләр дә ташырга туры килгән. Авылларда, кырларда күп йөрергә туры килә аңа. 1993 елда КамАЗга утыра.
- Башта ияләшүе авыр булды, аннары барысына да күнектем, - ди Сергей Павлович.
Шоферның бу икенче КамАЗы. Ул анда сигез ел йөри. Әлеге машинада Сергей Федоров үзенең күп вакытын үткәрә. Бу автомобиль төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Кырауларга кадәр известьлауда эшләгән, киләсе ел уңышы өчен җирне ашлаган. Инде ничәнче елын чәчү эшләрендә катнаша. Ул ел әйләнәсе көн саен руль артында. Шулай да Сергей Павлович бернәрсәдән дә зарланмый, эшен ташларга җыенмый.
Хатыны Татьяна Егоровна эштән китеп, рәхәтләнеп ял итәргә үгетләсә дә, ул эштән аерылырга теләми. Аңа быел 65 яшь тулган.
Машина йөртүче "Агрохимсервис" капкаларыннан чыгуга, җәяүләп өенә кайта. Аның шәхси машинасы юк. Кайчандыр аның кечкенә генә Запорожец машинасы булган, әмма аны йорт каршыннан урлап алып киткәннәр. Шуннан соң яңаны алып тормаган. Куәтле КамАЗ машинасы аның күңеленә якынрак булган. Ял итәргә дә, оныклары Стас һәм Лера белән утырырга, уйнарга, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнергә вакыты күбрәк калган. Федоровларның ишегалларында ике дуңгыз, ун тавыклары бар, ә Княжа авылындагы бакчаларында ел саен яшелчә-җимешләрдән мул уңыш алалар.
"Агрохимсервис" гаражында коллектив зур түгел. Алар бик тату эшли. Монда үзбушаткычларда шофер булып Илдар Исламов, Анатолий Волков, Аркадий Чемодуров эшли. Алар барысы да Сережа абыйны хөрмәт итә, аның киңәшләрен тыңлый. Еллар буена тупланган тәҗрибәне һәм күпьеллык стажны бернәрсә дә алыштыра алмый. Ул бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган шофер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X