Көзге кичтә район газетасын укудан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин?
Ә кышкы кичтә яраткан газетаның яңа номеры яхшы яңалыклар белән сөендерәчәк дигән фикер күңелләрне җылытып җибәрә. 2020 елның беренче яртыеллыгына “Вперед” (“Алга”) район газетасына язылу кампаниясе дәвам итә. Әгәр сез әле язылмагансыз икән, иң тугры укучыларыбызның берсе - Питрәчнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе хезмәткәрләреннән үрнәк алыгыз.
Аларның күбесе почта бүлекчәсе аша әбүнәче ункөнлегендә ташламалы бәядән язылды. Тик ташлама буенча язылып өлгермәгән коллективлар газетага альтернатив ысул белән язылдылар. Чөнки бу уңайлы һәм кулайрак та. Район үзәге оешмалары коллективларына без аны үзебез китереп бирәбез. Бәясе – 500 сум.
Район газетасын Питрәч оешмалары һәм учреждениеләренең күп кенә коллективлары укый. 2020 елның беренче яртыеллыгына шулай ук «Каенкай», «Кояшкай», «Бәләкәч» балалар бакчалары, район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, «Кайгырту» социаль үзәге, район туган якны өйрәнү музее, «Ак Барс» банкы коллективлары һәм башкалар язылды.
Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!