Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр
Чәршәмбе, 11 октябрьдә, Татарстанда төнлә булган нульгә якын температура сакланачак, шуңа бәйле рәвештә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.
Фараз буенча, республикада бүген көндез +2..+7 градус, кичкә таба 0..+2 градус булыр дип көтелә.