Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Сәләт" яшь лидерларны берләштерде

Питрәчнең актив мәктәп укучылары һәм аларның остазлары Биләрдә булып кайттылар. Алар лекция тыңладылар, флешмобларда катнаштылар һәм уку елы алдыннан яңа проектлар өчен илһам алып кайттылар.

"Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең һәм "Россия укучылар хәрәкәте"нең LEADERS BILER FORUMында  Кощак, Колай, Богородск, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Шәле, Иске Шигали, Питрәч беренче һәм икенче мәктәбеннән унбиш укучы, шулай ук балалар иҗат йорты методисты, өстәмә белем бирү педагоглары һәм әлеге мәктәпләрдән берничә укытучы катнашты. Питрәчлеләр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан лагерьнең бишенче сменасында булдылар һәм күп кенә чараларда катнаштылар. Район мәктәпләреннән тагын унбиш бала алтынчы сменага барачак. Алар барысы да - узган уку елында "Россия укучылар хәрәкәте"нең  төрле иҗтимагый инициативаларында актив һәм креатив катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч