Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөт, икмәк, шикәр һәм кайбер яшелчәләрнең бәяләре артмаячак

Шул ук вакытта ведомство сәүдә челтәрләре тарафыннан бәя арттыру дәрәҗәсен чикләү турындагы йөкләмәләрне кабул итү ирекле характерда.

«Ашан», «Атак», «О’Кей» һәм «Магнит» сәүдә челтәрләре азык-төлеккә бәя арттыруны 5 процентка кадәр чикләячәк.

Челтәрләр үзләре теләп социаль әһәмиятле 4 төркем товарга өстәмә бәяләрне чикләячәк. Алар — сөт продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре, шикәр һәм «борщ җыелмасы» яшелчәләре. Бу хакта Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт хәбәр итә.

Ретейлерлар сатып алучыларга мәгълүмат бирү өчен кибет киштәләрендә әлеге продуктларны «Социаль товар» тамгасы белән билгеләргә планлаштыра.

«О’Кей» һәм «Магнит» кибетләре 1 марттан, ә «Ашан» һәм «Атак» 3 марттан чикләүләр кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса