Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тарих бүген языла

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин эшлекле визит белән Питрәч районында булды. Район башлыгы Илһам Кашапов белән бергә алар “Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгын карадылар. Шулай ук Ленино-Кокушкино авылында яңа парк һәм гидротехник корылмада булдылар.

Бүгенге көндә агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Комитет тарафыннан үткәрелгән инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, республика территориясендә 18 һәм 19 гасырда төзелгән агач корылмалар сакланган, алар үзләренә җитди игътибар таләп итә. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы территориясендә 121 агач архитектура һәйкәле һәм 127 ярымташ объект урнашкан.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин визитының максаты – төзелеш сәнгате буенча булачак авыл төзелешенә урын билгеләү иде. Бүгенге көндә Питрәч районы, ягъни Ленино-Кокушкино авылы әлеге проектны гамәлгә ашыру мәйданчыгы буларак карала. Киләчәктә биредә тулысынча агачтан төзелгән татар һәм рус авыллары барлыкка килер, ә Үшнә елгасының ике ярын күпер тоташтырыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса