Тарих яшәргә һәм үз геройларын истә тотарга тиеш
Ел саен 26 апрельдә радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрдә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн 1986 елда дөньяда иң зур техноген һәлакәтләрнең берсе булган Чернобыль АЭСындагы вакыйгаларны искә алуга багышланган. Бу көнне районның туган якны өйрәнү музеенда әлеге коточкыч һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан кешеләр җыелды.
Түгәрәк өстәл форматында узган очрашуга Чернобыльдә һәм “Маяк” җитештерү берләшмәсендә булган аварияне бетерүдә катнашучылар чакырылган иде. Алар актив рәвештә район җитәкчелеге вәкилләренә сораулар бирделәр, социаль ярдәм һәм аларның мәнфәгатьләрен юридик яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
- Мондый очрашуларда без үз хатирәләребез, тормыш тәҗрибәбез белән уртаклашабыз. Шуңа күрә бу очрашуларның тәрбияви максаты да бар. Мондый вакыйгаларга мәктәп укучыларын күбрәк җәлеп итүләрен, алар белән батырлык дәресләре үткәрелүен теләр идек. Безнең барыбызның да сөйләрлек сүзләребез бар, безнең арада реакторларда эшләгән, махсус шахталар казыган, хайваннарны диспансерлаштыру белән шөгыльләнгән егетләр бар. Куркынычсызлык техникасын төгәл үтәгән кешеләр генә исән калды бит, моны балаларга җиткерәсе иде, һәрбер эштә профессиональлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатасы килә. Орденнарны да бик күп чернобыльчеләргә өләшмәделәр, әмма алар арасында сезнең якташыгыз Сергей Куроедов бар, - дип сөйләде безгә республика чернобыльчеләр берлеге ассоциациясе президенты Александр Барсков.
Чернобыль ордены иясе Сергей Борисович та үз интервьюсында мәктәп укучыларын һәм балаларны җәлеп итү теләген ассызыклады.
- Хәзер мәгълүматлар аз, иң беренче фотографияләр дә сакланып калмаган, - ди ул, күңелсезләнеп.
Мемориаль плитәгә чәчәкләр салганнан соң, без катнашучылар белән рәсми булмаган шартларда сөйләшеп алдык.
Александр Анатольевич электрон мемориал булдыру планнары белән уртаклашты: - Хәзерге вакытта гамәлдә булган “Хәтер китабы”на Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәлак булганнарның һәм исән кешеләрнең исем-фамилияләре кертелгән. Ба базаның электрон вариантта да булуын телибез.
Очрашу бик тәэсирле булды, чын күңелдә башкарылган җырларны һәм хатирәләрне күз яшьләрсез тыңлап булмый иде. Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: безнең барыбызның да бу вакыйгалар турында онытмавыбыз мөһим, чөнки тарих яшәргә һәм үз геройларын истә тотарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia