Татар Тау Иле мәктәбендә азык блогына капиталь ремонт ясала
Җәмгыять

Татар Тау Иле мәктәбендә азык блогына капиталь ремонт ясала

Балалар яңартылган ашханәдә ашаячак

Татар Тау Иле мәктәбендә технологик җиһазларны алыштырып, азык блогына капиталь ремонт ясала.

Бу максатларга республика бюджетыннан 8,9 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Объектны тапшыру вакыты – 1 август. Бина танымаслык булып үзгәрәчәк. Эшләр 1 июльдә башланды. Бу вакыт эчендә төзүчеләр биналарны демонтажлаганнар, яңадан планлаштырганнар, җылыту системасын һәм электр үткәргечләрен алыштырганнар, стеналарны штукатурлаганнар, идәнгә бетон җәйгәннәр, яңа вентиляция ясаганнар, ишекләр куйганнар, идәнгә плита җәйгәннәр, стеналарны плитка белән тышлаганнар. Түшәм эшләрен төгәллиләр. Аннары раковиналарга су тоташтырасы һәм җиһазлар куясы кала.

– Биредә пешекче өчен гардероб, ярмалар склады, яшелчә склады булачак, – дип таныштырды безне эшләрне башкаручы Дамир Галиев. – Яңа җиһазлардан алты комфоркалы электр плитәсе урнаштырачакбыз. Шулай ук мармид куябыз – ул өләшкәнче ризыкларның температурасын тотачак. Бу без ремонтлый торган беренче азык блогы түгел. Узган ел Шәледә эшләдек. Эшкә грамоталы һәм җаваплы карыйбыз.

Узган уку елында бу мәктәптә 62 бала белем алган, ә яңа уку елында 58 бала белем алыр, дип көтелә. Беренче сыйныфка җиде бала барачак – ата-аналар гариза биргән инде. Ашханәдә ике кеше эшли – пешекче һәм аның ярдәмчесе. Башлангыч сыйныфлар икенче дәрестән соң, ә олыраклар өченче дәрестән соң иртәнге аш ашар, дип планлаштырыла

. – Косметик ремонтны без ел саен үткәрә идек, ләкин мондый масштаблы яңарту булмады, – дип уртаклаша директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Әхмәтова. – Без бу ремонтка бик шат. Балаларыбызга уңайлылык һәм аларның сәламәтлеге ашамлык блогының торышына турыдантуры бәйле.