Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Президенты «Царево» торак комплексында супер заманча мәктәп ачты

Рөстәм Миңнеханов: «Авыл районнарында мондый мәктәпләр төзегән юк иде әле»

Ул якташыбыз, Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртәчәк. Беренче эш итеп Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Илһам Кашапов һәм Галимҗан Камалиевның улы Наил Камалиев  Герой бюстына чәчәкләр салдылар.
- Авыл районнарында мондый дәрәҗәдәге мәктәпләр төзегән юк иде әле. Бу үрнәк проект, - дип белдерде ТР Президенты. - Димәк, кешеләр монда яшәргә киләчәк, биредә балалар саны арта, димәк киләчәктә дә шундый зур проектлар гамәлгә ашырылачак, – диде Илһам Кашапов, һәм шундый ук мәктәп Көек авылына да кирәк, дип билгеләп үтте. Мәктәптә башлангыч сыйныфлар блогында уку кабинетларыннан тыш озынайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре һәм ике йокы бүлмәсе бар. Ә югары сыйныф укучылары өчен блокта инженерлык әзерлеге, робот техникасы һәм 3D-модельләштерү, лабораторияләр урнашкан. Спорт блогында ике бассейн һәм ике спорт залы бар. Ашханә 456 урынга исәпләнгән. Моннан тыш, медицина кабинеты һәм 560 урынга исәпләнгән актлар залы бар. Китапханәдә ябык саклау фонды һәм ике уку залы, мәгълүмати цифрлы үзәк һәм ачык саклау фонды каралган. Территориядә баскетбол, волейбол, хоккей һәм футбол спорт мәйданчыклары, шулай ук ядрә ыргыту мәйданчыгы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов шулай ук 220 урынга исәпләнгән «Росток» балалар бакчасында да булды. Биредә эчке бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Бакча 12 төркем балалар кабул итә алачак. 

Мәктәп төзелеше авыл җирлеге өчен уникаль проект булды.
Объект 1 млрд. 223 миллионнан артыграк суммага төзелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 785,3 млн. сум бүлеп бирелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса