Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 8 һәм 9 майда кырау төшәргә мөмкин

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ялларда Татарстанда салкынайта, киләсе атна башында кырау төшәргә мөмкин. 

Шимбә көнне яңгыр, яшен һәм көчле җил фаразлана, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +13..+18 градус, көнчыгыш районнарда +24 градуска кадәр көтелә.

7 майда төнлә +1..+6 градус, урыны белән +10 градуска кадәр җылы була. Көндез һава температурасы +8..+13 градустан артмаячак. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көтелә, урыны белән җепшек кар яварга мөмкин.

«Киләсе ике тәүлектә, 8 һәм 9 майда, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы 0..+3 градус һәм урыны белән туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез һава температурасы +9..+15 градус», диелгән Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса