Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

Татарстанстат шундый мәгълүмат урнаштырган.

Узган атнада – 28 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Татарстанда АИ-92, АИ-95 маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр артты. 

Аеруча АИ-95 кыйммәтләнде. Аның бәясе литрына 6 тиенгә артты, ягъни 49,4 сумнан 49,46 сумга кадәр күтәрелде. Дизель ягулыгы бу вакыт эчендә, 2 тиенгә артып, бер литры өчен 53,6 сум булды, ә АИ-92 маркасының бер литры 1 тиенгә кыйммәтләнде һәм 45,96 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта АИ-98 һәм аннан югарырык маркалы бензин бәяләре элеккеге дәрәҗәдә калган – бер литры 60,77 сум тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бензинның бу маркасы, шулай ук дизель ягулыгы ел башыннан бирле 3 сумга диярлек кыйммәтләнгән, ә АИ-92 һәм АИ-95 бәяләре узган ел ахырына караганда бераз түбәнрәк кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса