Татарстанда дизель ягулыгы арзанайды
Татарстанстат шундый мәгълүматлар бастырып чыгарды. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-dizel-yagulygy-arzanaidy-5868410
Татарстанда бер атна эчендә, 6-13 мартта, дизель ягулыгының литры 7 тиенгә (54,67 сумнан 54,6 сумга кадәр) арзанайды. Татарстанстат шундый мәгълүматлар бастырып чыгарды.
Шул ук вакытта, барлык маркадагы бензинның бәясе элеккечә калды: хәзер АИ-92нең литры – 45,98, АИ-95 – 49,53, АИ-98 маркалы бензинның литры 60,77 сум тора.
Искәртеп узабыз, дизель ягулыгы бер елда инде икенче тапкыр арзанайды. Моңа кадәр февраль аенда аның бәясе 1 тиенгә кимегән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа