Татарстанда дизель ягулыгының бәясе арту дәвам итә
Җәмгыять

Татарстанда дизель ягулыгының бәясе арту дәвам итә

Татарстанстат мәгълүматлары буенча

Татарстанда 21-28 ноябрьдә дизель ягулыгына бәя арткан. Уртача алганда, аның бер литры 14 тиенгә (53,44 сумнан 53,58 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. 

Шул ук вакытта, әлеге атнада барлык маркадагы бензинның бәясе элеккечә калган: бүген АИ-92 – 45,95, АИ-95 – 49,4, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалар 60,77 сум тора.