Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда юриспруденция буенча премия җиңүчесе 200 мең сум алачак

Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 елда Державин исемендәге Республика премиясенең юриспруденция өлкәсендә җиңүчесе 200 мең сум алачак. Быел аңа алты эш дәгъва итә.

«Аларның темалары төрле һәм бик күп: робототехниканы җинаять-хокукый җайга салу мәсьәләләреннән алып агломерацияләрдә коррупция җинаятьләренә кадәр», - дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Лауреатлар өчен тавыш бирү яшерен була. Премиягә лаек булучыларга диплом, лауреат билгесе, билгеләнгән үрнәктәге таныклык һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Бүләкләү тантанасы 14 июльдә, бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның туган көнендә уза. Анда Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса