Татарстанда кипкән үлән янудан чыккан төтен сәбәпле, 8 машина бәрелешкән
Бүген Чаллы-Әлмәт юлының 73нче чакрымында 8 автомобиль бәрелешкән
Якынча мәгълүматлар буенча, авария кипкән үлән янудан чыккан төтен аркасында булган.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа