Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда контракт төзегән очракта ДОСААФтан 105 мең сум түләү 2024 елда да булачак

Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Евгений Токмаков хәбәр итте.

Контракт төзегән очракта ДОСААФ 2024 елда да 105 мең сум түләячәк. Ул Татарстан Республикасы территориясендә контракт төзегән яисә аның территориясеннән чакырылган, ә соңрак шулай ук контракт төзегән һәр кешегә бирелә.

«Моннан тыш, узган елда инде сафта булган хәрби хезмәткәрләр өчен комплектлау чыганакларының берсе һәм контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге барлыкка килде. Өлешчә мобилизация буенча чакырылучылар яки чакырылыш буенча хәрби хезмәткә килүчеләр. Әгәр дә хәрби хезмәткәр инде сафта тора һәм Саклану министрлыгы белән контракт төзи, шул ук вакытта Татарстан кешесе һәм аның территориясеннән чакырылган икән, ул республикадан өстәмә рәвештә 300 мең сум ала. Ягъни, Саклану министрлыгыннан 195 мең һәм 1 елдан артык вакытка контракт төзегән өчен 105 мең сум була», - диде Евгений Токмаков.

Евгений Токмаков искәрткәнчә, бүген РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итү контрактын төзүчеләргә бер үк вакытта Саклану министрлыгыннан 195 мең сум, ДОСААФтан 105 мең сум, мэриядән 200 мең һәм шәһәр предприятиеләреннән ярдәм – 100 мең сум түләнә. Барлыгы 600 мең сум, диелә хәбәрдә.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса