Питрәчлеләр июльдә өстәмә бер көн ял итәчәк
Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Татарстанда яшәүчеләр 9 июльдә, Корбан бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, ял итәчәк.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, быел бу көн шимбәгә туры килә. Бәйрәм көн ялга туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми.
Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскарачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа