Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тере чыршы өйдә озак торсын өчен нишләргә?

Урнаштырыр алдыннан чыршының киселгән урынын 3-5 сантиметрга кыскартып кисеп ташлагыз.

Яңа елга куелган тере чыршы өйдә озаграк торсын өчен берничә ысул:

  • Чыршыны салкыннан алып кергәч, аны акрынлап җылытыгыз. Башта балконга куеп торырга була.
  • Чыршыны урнаштырыр алдыннан киселгән урынын 3-5 сантиметрга кыскартып кисеп ташлагыз. Аскы ботакларын һәм кәүсәдән бераз кайрысын алыгыз. Агач дымны яхшырак сеңдерсен.
  • Чыршыны өчаякка урнаштырып була.
  • Чыршыны гади суга куйсагыз, көн саен 1 аш кашыгы минераль ашлама салып торыгыз. Яки суга 3 аш кашыгы шикәр һәм берничә сәдәф аспирин өстәгез. Сыеклыкны 3-5 көн саен алмаштырып тору хәерле.
  • Агачны комга утыртып куярга була, аңа җиңелчә генә марганцовка эремәсе сибәләр, диелә. 


Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса