Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Теркәлгән яшәү урының булмаса, ничек итеп пенсия алырга?

Теркәлгән яшәү урыны булмаган татарстанлыларга социаль пенсияне фактик яшәү урыны буенча билгели алалар. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр март аенда үз көченә керде. Хәзердән башлап Россиядә социаль пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына шәхси гариза яки социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, төзәтү учреждениеләре һәм кеше булган белем бирү оешмалары тарафыннан бирелгән документлар белән раслап була.

Социаль пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шартларның берсе булып Россия территориясендә даими яшәү тора. Төзәтмәләр үз көченә кергәнче даими яшәү урыны буенча теркәлү турында тамга, шәхеснең вакытлыча таныклыгы яки яшәү урыны буенча теркәү турында Эчке эшләр министрлыгы таныклыгы белән генә раслана ала иде. Теркәлмәгән гражданнар өчен пенсия белән тәэмин итү хокукын гамәлгә ашыру өчен Пенсия фонды кеше социаль, медицина һәм төзәтү учреждениеләрендә булганда социаль пенсия билгеләү турында карар чыгарды.
Хәзер теркәлмәгән пенсионерларга социаль пенсия алу өчен Россия Пенсия фондына шәхси гариза ярдәмендә Россиядә елга бер тапкыр даими яшәүне расларга кирәк. Әгәр пенсия өйгә китерелә яки пенсионерга илтеп тапшыру оешмасы кассасында түләнә икән, моны раслау кирәк түгел. Әгәр пенсионер медицина учреждениесендә, төзәтү яки белем бирү оешмасында теркәлгән булса, андый гариза шулай ук кирәк түгел, мәсәлән, бу ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен актуаль.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса