Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әти-әниемнең батырлыклары турында

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән рубриканы дәвам итәбез. Бу юлы сезнең игътибарга Ирина Мельникова хатын тәкъдим итәбез, ул үзенең әти-әниләре – 1923 елда Арча районы Венета авылында туган Николай Михайлович һәм 1924 елда Питрәч авылында туган Александра Степановна (кыз фамилиясе Верина) Мельниковлар турында сөйли. Минем әтием сугышның башыннан ахырына кадәр 102 нче танк бригадасында танкист булган, ул танкында һәрвакыт җиңүләр генә яулаган.

- 1942 елның ноябрендә Дон далаларында коточкыч авыр сугышлар барды. Фашист гаскәрләренең безнең позицияләргә һөҗүме көчле булды. Алар Сталинградка ыргылды, әмма алар туктатылды, - дип сөйләде әти.
Әти яраланган һәм 2 ай госпитальдә яткан, аннары кабат үз бригадасы сафына кайта. Алар авыр сугышлар белән Харьковны азат итә һәм Курск юнәлешендә хәрәкәт итә. Каты сугыш барганда әти зур торак пункт – Богатыревога иң беренчеләрдән булып үтеп керә һәм кабат яралана, ә берничә ай госпитальдә дәваланганнан соң кабат сугышка кире кайта. Орлов-Курск дугасында коточкыч танк сугышлары башлана. Аның бригадасыннан бары тик 9 танк кына кала, шулай да бу көрәштә безнекеләр җиңүгә ирешә. Әти Киевны азат итә, Десна һәм Днепрны кичә. Ул Корсун-Шевченков операциясендә авыр сугышларда катнаша.
Хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Николай Мельников Кызыл Йолдыз орденнары, “Будапештны алган өчен”, “Венаны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “Белградны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ул Румыния, Югославия, Венгрия, Австрия, Чехословакия, Германия аша үтте, диләр. Бу бүләкләрдән тыш, минем әти 19 тапкыр Сталин рәхмәтенә лаек була. Җиңүдән соң, аның танк бригадасын Көнчыгыш фронтка, Япониягә җибәрәләр. Туган ягына ул бары тик 1947 елда гына әйләнеп кайта. Күп еллар КПСС РК инструкторы булып эшли, колхоз рәисе, икмәк комбинаты директоры була, сәүдәдә күп эшли, ә пенсия алдыннан агач эшкәртү цехында мастер булып эшли.
Әнием Александра Степановна Мельникова мәктәптән соң шәфкать туташы белгечлегенә укырга керергә теләгән була, әмма ак халат урынына солдат шинеле кияргә туры килә. Аңа 18 яшь була. Ул 310 нчы аерым зенит-артиллерия полкына, элемтәчеләр бүлегенә эләгә, анда ант кабул итә.
Перевалочный утарында сугыш белән очраша. Ул өченче Украина фронтында элемтә бүлекчәсе командиры вазыйфасында сугыша. Ут астында, тормышын куркыныч астына куеп, барлык элемтә нокталарының өзлексез эшен сакларга туры килә. Бик каты сугышлар барган Днепрга кадәр барып җитәләр. Аларга понтон күперләрен саклау, безнең гаскәрләрнең иминлеген һәм ышанычлы элемтәсен тәэмин итү бурычы куела, ә тирәдә дала һәм ялангач ярлар. Алар җир йорт казыйлар, коралларны урнаштыралар, бомбалау һәм атулар астында элемтә коралар. Оста гамәлләре, Днепрны кичкәндә өзлексез элемтә тәэмин иткәне өчен сержант Анастасия Веринаны “Сугышчан хезмәте өчен” медале белән бүләклиләр һәм “Элемтә отличнигы” билгесе тапшыралар. Әнинең сугыш юллары Харьков, Полтава, аннары Кара диңгез аша Одесса, Констанц порт шәһәре аша Румыния, Югославия аша уза. Болар барысы да ут, бомбалар һәм снарядлар астында. Будапешт янында әнинең башы яралана. 1945 елның сентябрендә Питрәчкә кайта. Әни бик озак район башкарма комитетында баш бухгалтер, ә соңгы вакытта – юл идарәсенең баш хисапчысы булып эшләде.
Әти-әнием 40 елдан артык дус-тату гомер иттеләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр, алар арасыннан мин берүзем генә исән калдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса