Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тимур хәзрәт: “Уразаның мәгънәсе ач торудан күпкә тирәнрәк”

Изге Рамазан ае башланды, ул 23 мартта башланып, 21 апрельдә тәмамланачак.

Аны мөселманнарга ничек дөрес үткәрергә кирәклеге турында Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов сөйләде.

– Тимур хәзрәт, хәзерге вакытта дингә ышанучыларның ураза тотулары һәркемгә билгеле. Ә нәрсә өчен?

– Рамазанның үзенчәлеге шунда, нәкъ менә шушы айда Изге Коръән иңгән, шуңа күрә аны башкача Коръән ае дип атыйлар. Аллаһы Тәгалә бездә ризык һәм эчемлекләрдән, якынлык кылудан тыелу юлы белән тугрылык тәрбияли. Ләкин уразаның мәгънәсе ач торудан күпкә тирәнрәк. Иң мөһиме, кеше иманның ныклыгын тоеп, үзен ризыкка мохтаҗ кешеләрнең урынына куя. Аның төп идеясе – Аллаһка рухи якынаю, шәфкатьлелек, миһербанлылык, сабырлык кебек сыйфатлар уятудан гыйбарәт. Элек кешеләр агачка, кояшка, сынга ниндидер бүләкләр, корбан китерү, йолалар үткәрү юлы белән табынганнар. Бары тик Аллаһ хакына гына кеше үз-үзен тән теләкләрендә чикли башлаган.

– Нинди очракларда уразаны туктатырга була?

– Әгәр ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерсә, яки кеше авырып китсә һәм ач тору аның сәламәтләнүен тоткарласа, уразаны туктатырга рөхсәт ителә. Салкын тиеп авырганда, мөселманга Рамазан аеннан соң начар хис иткән көннәр өчен уразаны тотып бетерергә кирәк. Югыйсә бу көннәр бурыч булып торачак. Әгәр чир хроник булса, фидия түләргә мөмкин, бу ураза тотуга тиң булачак.

– Уразаны ай буе тотарга кирәкме, әллә берничә көн җитәме?

– Уразаны ай буе, һәр көнне тотарга кирәк. Ураза тотучы кеше иртәнге намаздан кояш баеганчыга кадәр үзен чикли.

 

Сәхәр һәм ифтар вакытларын сылтама аша кереп карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса