Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен озак түләмәсәң, нәрсә булачак?

“Минем коммуналь түләүләр буенча зур бурычым бар. Идарәче компания мине су һәм утсыз калдыра аламы?” мондый сорауны безгә социаль челтәрләрдә Көек авылында яшәүчеләрнең берсе бирде. Әлеге сорауга Питрәч районы прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Хәмидуллина җавап бирде.

- Әгәр сезнең коммуналь хезмәтләр буенча бурычыгыз бар икән, закон буенча идарәче компанияләр әлеге хезмәтләрне чикли яки туктатып тора алалар. Коммуналь хезмәт өчен түләү буенча бурыч ике айлык түләү күләменнән артып китсә, йортта яшәүчене утсыз һәм сусыз калдыра алалар. Моның алдыннан идарәче компания чикләүләр турында кисәтергә тиеш. Бурычлыны кисәтү турындагы текст түләү кәгазьләрендә күрсәтелергә мөмкин.
Моны булдырмас өчен, үз вакытында идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә, бурычны түләү турында килешү төзергә кирәк. Әлеге килешү шартларын, һичшиксез, үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сорау-җавап