Тормышымның якты бер сәхифәсе
Елена Дмитриевна Федотова "Вперед" газетасы редакциясендә 21 ел корректор булып эшләгән. Ул инде күптән лаеклы ялда. Шулай да редакциядә эшләгән елларын якты бер сәхифә кебек искә ала.
- Мин белгечлегем буенча башлангыч сыйныф укытучысы. Казан педучилищесын тәмамладым. Туган авылым Олан Иленә кайткач, кече комплектлы мәктәптә укытып алдым. Яшь булуымны исәпкә алып, берьюлы ике сыйныфны укытырга бирделәр. Аларына ияләнеп кенә беткән идем, өченче сыйныфны да тагып куйдылар. Билгеле, балалар арасында теңкәгә тиеп бетә торганнары да булды. Инде ни эшләргә белми аптырап йөргән бер мәлдә, типографиядә бухгалтер булып эшләүче иптәш кызым Дуся Исаева үзләренә чакырды. Шулай итеп, Аллага тапшырып, газет эшенә кереп киттем, - дип сүзен җайлап кына башлап җибәрде ул.
Аны хәреф җыючы итеп эшкә алалар. Ул чагында газет "Большевистик колхоз өчен" исеме белән чыгып килә. Эш барышы, коллектив кызга бик ошый. Кечкенә генә кургаш хәрефләрне берәмләп махсус кысага җыйгач, тулы бер текст килеп чыга. Җырлый-җырлый өйрәнә бу эшенә. Бервакыт шулай җырлап эшләп утыра икән бу. Янына редакторлары Василий Петрович Токаревның килеп басканын да тоймый. "Икеләтә файда аласың: эшең дә бара, күңелең дә ачыла", - дип шаярта җитәкче аңа карап. Елена Дмитриевнаның тавышы көчле, моңлы була. Мин эшкә килгән елларда туган көннәрдә, бәйрәм кичәләрендә аның җырлавын хәтерлим әле.
Шулай итеп, кызның белемен, булдыклылыгын һәм, иң мөһиме, бик җаваплы, игътибарлы булуын исәпкә алып, редактор аны корректор вазифасына кодалый. Елена Дмитриевна ризалаша һәм бер дә үкенми - ике дистә елдан артык эшен намус белән башкара.
- Корректор редакциядән иң соңгы кеше булып чыгып китә. Чөнки газетны бастырырга тапшырасы, бөтен битләрен яңадан карап чыгасы бар. Кайчакта шулкадәр озак тоткарланабыз, төн уртасында гына өйгә кайтыла иде", - дип искә ала ветеран.
Ул чагында газета атнага өч мәртәбә чыгып килгән. Хәбәрчеләр материал язганчы, редактор, җаваплы секретарь укып керткәнче, машинкада җыйганчы, шактый күп вакыт китә. Аннары гына ярдәмче корректор (подчитчица) белән кара-каршы утырып, җентекләп укыйлар.Оттиск биргәннән соң, янә укыла. Никадәр генә карап, игътибар белән укылса да, кайчак хәреф хатасы китә торган булган.
- Бер җирдән хәрефне төзәтәм, верстка ясаганда, барыбер, икенче урынга куялар иде. Кат-кат карап, күзләр талып бетә. Икенче көнне моны күреп, елаган чакларым да булды. Ярый әле, редактор каты бәрелми иде, - ди Елена Дмитриевна.
Менә шул хәреф төзәтү гадәте әле дә бетмәгән. "Вперед"ның һәр санын кулына ручка тотып укый икән.
Эше күп, тыгыз булса да, Елена Дмитриевна профсоюз йөген озак еллар тартып барган. Коллективта берәр ЧП килеп чыкса, тыныч кына ике якны көйли торган булган. Шуңа да аны "коллектив җаны" дип йөрткәннәр.
Мин редакциягә килеп эшли башлаган елларымда аның бүлмәсеннән бер дә чыкмыйча, гел укып утырганына игътибар итә идем. Бик грамоталы, үтә дә игътибарлы корректор иде ул! Аның кебекләрне әле күргәнем дә юк. Кеше гайбәтен сөйләү, авыр сүз әйтү, үпкәләтү аның холкына хас сыйфатлар түгел, ул бу начар гадәтләрдән өстен кеше. Менә шундый чиста, саф күңелле олы шәхес янында мин дә башлангыч чорда эшләп алдым. Корректор ярдәмчесе Роза Сабитова чираттагы ялга киткәндә, аны алыштыра идем.
Менә шундый итагатьле, кешелекле шәхесләр белән янәшә эшләү үзе бәхеттер ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа