Бу хакта Россиянең ТР буенча 6 нчы районара салым инспекциясе хәбәр итә.
Татарстан Республикасында 2025 елга мөлкәт салымнарын һәм НДФЛ түләүгә салым хәбәрнамәләре таратыла башлады.
Күчемсез милекләре, җирләре, транспорты яки НДФЛ салына торган керемнәре булган гражданнарга салымнарны 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Дүрт ысул бар: почта аша; электрон рәвештә — салым түләүченең шәхси кабинеты аша; 2026 елдан хәбәрнамәне «Дәүләт хезмәтләре» аша алырга мөмкин; шулай ук аның артыннан күп функцияле үзәккә яки салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әгәр салымнарның гомуми суммасы 300 сумнан ким булса, хәбәрнамә җибәрелми.
«Физик затның шәхси кабинетын» Федераль салым хезмәте сайтында яки мобиль кушымтада мөстәкыйль рәвештә тикшерергә мөмкин. Парольне оныткан очракта яисә сораулар бирергә теләүчеләргә инспекциянең мобиль офисларында кабул итүдә ярдәм итәчәкләр:
- 29 октябрь, 10нан 13 сәгатькә кадәр – Богородское авылы, Центральная урамы, 57Б/1, авыл мәдәният йорты бинасы;
- 5 ноябрь, 10нан 13 сәгатькә кадәр – Иске Шигали авылы, Центральная урамы, 45, авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы;
- 12 ноябрь, 9дан 13 сәгатькә кадәр — Питрәч авылы, Советская урамы, 7, «Кинокадр» кинотеатры фойесы.
Моннан тыш, 14 ноябрьдә 9дан 17 сәгатькә кадәр милек салымнары буенча «Ачык ишекләр көне» узачак. Адресы: Казан шәһәре, Даурская урамы, 35.