Туфракка һәм җиргә теләсә нинди тискәре йогынты ясау тыела
Җир кишәрлекләре милекчеләре булган һәм булмаган кешеләр җир кишәрлекләрен максатчан файдаланырга тиеш. Аларның гамәлләре әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән табигый объект буларак җиргә дә зыян китермәскә тиеш. Кызганыч, кайберәүләр бу хакта оныта.
Җир кишәрлекләре милекчеләренә шәһәр төзелеше регламентларын, төзелеш, экология, санитар-гигиена, янгынга каршы һәм башка кагыйдәләрне, нормативларны төгәл үтәргә кирәк. Биналар һәм корылмалар төзү шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килгән очракта рөхсәт ителә.
Җирләрнең пычрануына, деградациясенә, бозылуына, юк ителүенә юл куймаска, кыскасы, җиргә һәм туфракка теләсә нинди тискәре йогынты ясарга ярамый.
Район прокуратурасы Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә законсыз карьер эшләнүе буенча тикшерү үткәрде. Җитештерү өчен рөхсәт ителгән 120041 квадрат метр җир участогы максатчан файдаланылмый, ә вак таш чыгару буенча карьер эшләү өчен файдаланыла, дип билгеләнде. Участок җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнеке. Район прокуратурасы хокук бозучыга җир участогын рекультивацияләүне үткәрү йөкләмәсе турында судка гариза юллады. Дәгъва тулысынча канәгатьләндерелгән, суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа