Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тыныч картлыкны да күрергә язган

Илебез халкының һәм Кораллы Көчләрнең Бөек Ватан сугышында бөтендөнья тарихи Җиңү яулавына 70 елга якын вакыт узып киткән.


Сугыш хатирәләре кешеләр, бигрәк тә аны кичергәннәр күңелендә мәңге саклана. Ул аларны кабат сугыш елларына, вакыйгаларына алып кайта.
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Иванович һәм аның тормыш иптәше Александра Семеновна Гришахиннар өендә җайлап кына үткәннәрне искә алып утырабыз.
Михаил Иванович 1942 елда Кызыл Армиягә чакырыла һәм Япон-Кытай чигендә хезмәт итә - Ватанны саклый. Күзәтү пункты элемтәчесе ут нокталарына мәгълүмат тапшырып торган. Яшь сугышчы солдат хезмәтенең беренче көннәреннән үк бөтен көчеңне, сәләтеңне, сугышчан күнекмәләреңне эшкә җигеп, ничек тә дошманга каршы торырга һәм аны җиңәргә кирәклеген яхшы аңлый.
Рядовой Михаил Гришахин туган якларына 1947 елның мартында гына кайта. Аның аяусыз сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күпсанлы сугышчан билгеләре, бүләкләре бар.
Сугыштан соңгы елларда Михаил Иванович, күп кенә активистлар һәм җитештерү алдынгылары кебек, гомерен, бөтен көчен авыл хуҗалыгын торгызуга, Никита Хрущев исемендәге колхоз проблемаларын, мәшәкатьләрен хәл итүгә багышлый.
Яшь, сәләтле авыл егетен бик тиз күреп алалар һәм колхозның кырчылык бригадиры итеп билгеләп куялар. Ул яңа авыл хуҗалыгы культурасы - люцернаны игә башлый. Колхозның орлык фондын да ул булдырган. Әлеге эшләре өчен ул СССР Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсе медале һәм республика хөкүмәте премиясенә ия була. Бу аның әхлаклы, чын патриот, максатчанлыгы нәтиҗәсе.
Ветеранның гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашучы Михаил Иванович Гришахин тормыш иптәше Александра Семеновна белән Питрәчтә үзләренең уңайлы йортларында яши. Хатыны да хезмәт ветераны. Алар үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр. Аяусыз сугыш һәм сугыштан соңгы җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу елларын еш кына искә алалар.
Ирле-хатынлы Гришахиннар өч бала тәрбияләп үстергән. Уллары Иван бүген Званка авылында ат заводында эшли, кызлары Надежда Казанда яши, бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Шушы араларда Михаил Иванович 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбриклибез һәм нык сәламәтлек, күңел көрлеге, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса