Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучылар әдәби әсәрләр геройларына җан өрде

Хәзерге заман – фән, техника өлкәсендә зур казанышлар, бөек ачышлар чоры. Кеше тарафыннан булдырылган могҗизаларның иң катлаулысы булып китап тора. Анда кешелекнең киң рухи дөньясы урын алган. Аны бердәнбер вакыт машинасы диләр, аның ярдәмендә күрелмәгән илләргә, үткәнгә, киләчәккә һәм хәзерге көнгә сәяхәт кылырга мөмкин.

Питрәчнең икенче мәктәбендә “Тере классика” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бу рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле сөйләү буенча конкурс-ярыш. Ул ел саен үткәрелә һәм безнең районда да традицион чарага әйләнде. 2019 елда “Тере классика” конкурсында 5-11 сыйныфтан 42 укучы катнашты. Районның барлык мәктәпләре диярлек конкурска үзләренең яшь сәнгатьле укучыларын алып килде.
Конкурста берничә тур узды: сыйныф, мәктәп, муниципаль. Һәр турның җиңүчеләре – һәр класстан, мәктәптән, районнан 3тән дә артык булмаган конкурсант. Конкурсны компетентлы жюри бәяләде: район мәгариф бүлеге методисты Лилия Рафикова, балалар иҗат йорты директоры Дарья Юматова, “Тамчы” театр түгәрәге җитәкчесе Елена Галәветдинова, һәм шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучылары. Жюри әгъзалары конкурсантларның һәм укытучыларның югары әзерлеген билгеләп үтте. Чыгышларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: сәнгатьле сөйләм, башкару артистизмы, текстның образлы системасына һәм сүзле структурасына үтеп керү тирәнлеге, тыңлаучыларга эстетик, интеллектуаль һәм эмоциональ тәэсир итү. Балалар чыгыш ясаганда алар көчле тәэсирләр кичерәләр, һәм, моннан тыш, зур тәҗрибә алалар һәм зур аудитория алдында чыгыш ясаудан куркуны җиңәләр. Беренче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы, конкурс җиңүчесе Эльвира Бадикова конкурстан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
- Барлык балалар да нык дулкынлануга карамастан, җиңүгә омтылдылар – быел конкурсантлар күп булды! Без укытучым белән прозаик текст сайлау буенча зур әзерлек үткәрдек, минем өчен героиняның тәэсирләрен, хис-кичерешләрен күрсәтү мөһим иде. Һәм мин моны үти алдым, - дип билгеләп үтте ул.
Ләкин конкурс конкурс инде ул. Авыр һәм киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде. Алар: Алина Минһаҗева (Ленино-Кокушкино мәктәбе), Эльвира Бадикова (беренче мәктәп), Искәндәр Мифтахетдинов (икенче мәктәп), Роман Родионов (беренче мәктәп), Арина Зубринкина (Богородск мәктәбе), Аделина Гыйльфанова (Колай мәктәбе), Эльвина Зәйнетдинова (Шәле мәктәбе). Беренче өч җиңүче безнең районны региональ дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.
Әлеге конкурсны оештыру мөһим һәм файдалы, чөнки ул китапка, укуга карата мәхәббәт һәм хөрмәт уята, бигрәк тә хәзер, укучылар программадагы әдәбият, ә еш кына аның да хәтта кыска эчтәлеге белән генә чикләнгәндә. “Тере классика” конкурсы – ул үсеп килүче буынны чит ил һәм безнең әдәбият әсәрләре белән кызыксындыру, балаларның күзаллавын киңәйтү, гаилә белән уку традицияләрен яңарту.
Бу көнне мәктәптә тагын бер кызыклы конкурс - “әдәбият персонажлары музее” конкурсы үтте, ул рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында оештырылды. Кунакларны укучылар-экскурсоводлар каршы алды һәм иркен уңайлы фойега озатты, анда алар танылган авторларның әсәрләре геройлары (рольләрдә - 5-10 сыйныф укучылары иде) белән әдәбиятның сихри, могҗизаи дөньясына чумды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса