Ул безнең хәтердә
Җәмгыять

Ул безнең хәтердә

Бу фотода минем кечкенә чагым, мин үземнең карт бабаем алдында утырам. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган хәтер акциясенә мин бик рәхәтләнеп кушылам, һәм гаиләбезнең герое – Сәйфетдин Сираҗетдин улы Сираҗетдинов турында сөйләргә телим, ул 1913 елда Апакай авылында туган.

Минем бабаемны сугышка 1941 елның 22 июнендә үк алганнар. 1942 елның декабрь уртасында аны Ржев шәһәре районына Калинин фронтына җибәрәләр. Сәйфетдин Сираҗетдин улы 30 нчы армиянең 31 нче строевой дивизиясенең 497 нче укчылар полкы составында була. Ул танылган Ржев сугышында дүрт һөҗүм итү операцисенең икесендә катнаша. Бу сугышлар шулкадәр коточкыч, канкойгыч була, күп корбаннар бәрабәренә үтә, соңгы чиктә Совет армиясе анда җиңүгә ирешә.
Әгәр тарихка тирәннәнрәк күз салсак, 1942 елның 30 июлендә беренче Ржев-Сычево стратегия һөҗүме башлана. 2 августта карт бабаем башка солдатлар белән сазлык аша кичеп чыкканда чоңгылга батып кала. Аннан берничә сәгать буе чыгалар, азапланалар, арыйлар. Киемнәрен киптерергә элеп кенә куюлары була, кинәт күктә немец самолеты пәйда була һәм бомба ташлый, аның кыйпылчыклары карт бабаемның уң кулына эләгә. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң ул кире Калинин фронтына әйләнеп кайта.
Соңрак, шул ук елның 25 ноябрендә икенче Ржев-Сычево стратегик һөҗүме башлана, ә 15 декабрьдә карт бабайның шул ук кулы кабат яралана. Бу көнне солдатлар җидесенә бер ипине бүлеп ашарга утыралар. Алар тамак ялгарга да өлгермиләр, кинәт бомба шартлый. Яраланган кешеләрнең үзәккә үтәрлек кычкырган тавышлары бабайның колагын яра. Ул окопка таба атлый, ләкин аңа дошман пулясы эләгә һәм аның кулы аша үтеп чыга. Шунда траншеядан командир килеп чыга да бомба шартлаудан берничә метрга очып барып төшкән корал артыннан барырга боера. Каты яраланган бабай, аңсыз хәлдә диярлек үрмәләп боерыкны үтәргә бара, чөнки исән килеш сугыш кырында корал калдыру – үлем белән бер икәнен белә ул.
Нәтиҗәдә, карт бабайның уң кулы хәрәкәтләнми башлый, икенче группа инвалидлык ала һәм аны комиссиялиләр. Тыныч тормышта ул “Колай” колхозында бригадир булып хезмәт куя. Әби белән алар ярты гасырдан артык бергә гомер итәләр, барлыгы 11 бала үстерәләр. Алар Апакай авылында яшиләр, аннары 1962 елда Салкын Чишмәгә күчәләр, без анда хәзер еш кунакта булабыз.
Бөек Ватан сугышында немец илбасарлары белән сугышларда күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен карт бабай “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, II дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул Фин сугышында да катнаша.
Бабам 95 яшькә кадәр яшәде, ул үлгәндә миңа өч яшь тирәсе генә иде . Шулай да, бик кечкенә булуыма карамастан, мин аны хәтерлим. Без барыбыз да аны хәтерлибез. Әнием карт бабамның тормышы белән бәйле барлык тарихи документларны һәм фотоларны кадерләп саклый. Бездә истәлекле видео, аудиоязмалар бар, анда безнең гаиләбез герое хатирәләре белән уртаклаша, оныклары белән сөйләшә. Әлеге архивта минем иң яраткан видеокадрда мин бабай янында үрмәләп йөрим, ә ул диванда миңа карап утыра. Ул минем аның белән танышып калуыма, минем беренче адымнарымны күрүенә һәм беренче сүзләремне ишетүенә бик шатланадыр сыман.
Аның балачагы, минеке белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Ул 13 яшендә әтисен югалта, ләкин үзен кызганып утырмый. Карт бабай яшүсмер вакытта ук үз гаиләсен туендыручы, якыннарына ныклы терәк булган. Дүрт сыйныф белем алган, колхозда эшләгән.
Мин карт бабамны бик яратам! Мин Сәйфетдин Сираҗетдин улы Сираҗетдинов нәселеннән булуым белән бик нык горурланам.