Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ураза гаетендә питрәчлеләр кая бара ала?

21 апрельдә Питрәч районының өч мәчетендә балалар өчен бәйрәм чаралары узачак

Шәле авылының мәдәният йортында Ураза Гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырылачак. Программада: дини викторина, спорт уеннары, фәнни тамаша, кызларга хна белән рәсем ясау дәресе үтәчәк. Балаларны баллы мамык, попкорн белән сыйлыячаклар, бүләкләр бирәчәкләр. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Яңа Шигали авылында Абдурахман ибн Ауф исемендәге мәчеттә шулай ук Ураза бәйрәме узачак. Балалар һәм хатын-кызлар өчен күңел ачу программасы әзерләнә (чара бинаның аскы катында узачак). Ә ир-атлар һәм алты яшьтән олырак булган малайлар өчен бәйрәм мәчет ишегалдында булачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Питрәчнең иске мәчетендә (Казан урамы, 4) бәйрәмне 16.00 сәгатьтә уздырырга планлаштыралар. Биредә балалар өчен күңелле викторина, батут һәм татлы мамык әзерләнә. Башлана 16.00 сәгатьтә.

Иске Шигали авылының "Наилә" мәчетендә гаилә бәйрәме оештырачаклар. Биредә балалар өчен батут, күбекле шоу, аквагрим каралган. Килгән кунаклар тәмле пылау, коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйланачак. Коръән укучы балаларга бүләкләр тапшырачаклар. Бәйрәмдә барлык дин вәкилләре дә катнаша ала. 
Башлана 10.00 сәгатьтә.

Кощак авыл җирлегендә урнашкан «Юрт Резорт» глемпингында да күңелле бәйрәм булачак. Ул хәйрия тибында узачак. Килгән кунаклар Званка авылындагы мәчетне киңәйтү өчен 200 сум күләмендә хәер тапшырырга тиеш. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса