Узган атнада районыбызның өч озын гомерле кешесе туган көннәре уңаеннан котлаулар кабул итте
Җәмгыять

Узган атнада районыбызның өч озын гомерле кешесе туган көннәре уңаеннан котлаулар кабул итте

Кощак авылында яшәүче сугыш ветераны Рияз Мәхмүтовка - 93, Әлбәденнән тыл хезмәтчәне Анна Козловага - 95, Көектән Анастасия Обуховага 90 яшь тулды.

ГАДИ УКЫТУЧЫДАН МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫНА КАДӘР ЮЛ УЗГАН

Рияз Мәхмүт улын 1944 елда мәктәп эскәмиясеннән үк армиягә алалар. Башта ул Ульяновск өлкәсенең Барыш автопаркында укый. Аннары яшь шоферны Брест шәһәренә озаталар, анда хәрби частьләр өчен ватык машиналардан автоколонналар ремонтлана һәм туплана. Солдат миссиясе тәмамланганнан соң, 1947 елда ул туган авылына әйләнеп кайта һәм укуны дәвам итү өчен 10 нчы сыйныфка бара. Ветеран гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Математика һәм физика укыткан. Ул гади укытучыдан мәктәп директорына кадәр юл үткән. Күпьеллык хезмәте һәм һөнәренә тугрылыгы өчен «РСФСРның атказанган укытучысы» исеменә лаек була. - Кызымның информатика укытучысы булып китүе куандыра. Оныгым киләчәктә математика укытырга планлаштыра. Алар - минем горурлыгым, - ди Рияз Мәхмүтович. Аның 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Шундый олы яшьтә булуына да карамастан, ул көр күңелле. Ул көн саен яраткан эте белән урамда йөри, газеталар укый, илнең сәяси тормышы белән кызыксына.


БЕРНИЧӘ БУЫН  УКУЧЫЛАР ТӘРБИЯЛӘГӘН УКЫТУЧЫ

Анна Козлова кунакларны – район  җитәкчелеге вәкилләрен күтәренке кәеф белән каршылады. Бу тыйнак хатын-кыз үз авылының бер генә буыны укучыларын тәрбияләмәгән. Ул 1946-1980 елларда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Бүген Анна Сергеевнага да күңелсезләнергә вакыт юк. Җәй буе аның янында балалары, оныклары кунакта. Юбилярның 4 оныкчыгы бар. Көн саен дуслары янына килә. Барысы да аның бөтен авыл өчен үрнәк булуын билгеләп үтә: өендә чисталык һәм тәртип, ә бакчасы шау чәчәккә күмелә. Легендар якташлары, Брест крепосте сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның кече ватанына кайткан вакытны хәтерли әле. - Әлбәттә, хәтерлим.  Бу онытылмас очрашулар булды. Петр Михайлович безгә үзенең батырлыгы, тормышыбызның авыр чорлары турында сөйләде.


УЛ 36 ЕЛ ГОМЕРЕН АВИАЦИЯ ЗАВОДЫНА БАГЫШЛАГАН

Анастасия Обухова тумышы белән Киров өлкәсеннән. Ул күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Алар барлыгы алты бала була - 3 кыз һәм 3 малай. Әтисе, гражданнар сугышында катнашкан, бик иртә вафат булган. Әнисе балаларны ялгыз үстергән. Анастасия мәктәпне тәмамлаганнан соң туган йортын ташлап Казанга укырга китә. Юридик белем алырга тели, әмма, нәтиҗәдә, авиация техникумына укырга керә. Гомере буе Казанның 22 нче заводында төрле вазыйфаларда эшли. Озак еллар план бүлеге бюросы башлыгы була. - Мин авиация заводында 36 ел эшләдем. Анда бик яшьли килдем, - ди Анастасия Николаевна. 90 яшендә ул үзен яхшы хис итә. - Мин бик бәхетле кеше. 4 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Алар мине бик яраталар, кайгырталар, - дип билгеләп үтә юбиляр. - Сәламәтлегемнән зарланмыйм. Үз аякларымда йөрим. Хәтерем яхшы. Күзлексез укыйм, - ди ул. Хәзер Анастасия Николаевна кызы Татьяна гаиләсе белән «Светлый» торак комплексында яши.
 


Бөек Җиңүнең 75 еллыгы