Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа карта уйлап тапканнар

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы яңа инновацион проект эшләде.

Ул “Питрәч районының әдәби картасы” (lkpestrecy.jimdofree.com) дип атала. Питрәчлеләр әлеге карта буенча сәяхәт кылып, безнең районның танылган шагыйрьләре һәм язучылары, шулай ук яңа гына каләм тибрәтә башлаган яшь талантлар иҗаты турында күбрәк белә алачак.

Әдәби карта – бу заманча электрон энциклопедия ресурсы, ул һәркемне районның әдәби киңлекләре белән таныштыруда ярдәм итә. Гадәти география картасында пунктлар шәһәрләр һәм авыллар булса, әдәби картада - җирле шагыйрьләр һәм язучылар исемнәре күрсәтелгән. Карта авторлары иҗатларында туган җиргә, якташларына дан җырлаган искиткеч гаҗәеп кешеләр турында материаллар тәкъдим итә. Монда шулай ук әдәби берләшмәләр, китапханәдә үтә торган конкурслар һәм акцияләр турында мәгълүмат табарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса