Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташлар бердәмлеге – уңышлы үсеш нигезе

Шушы көннәрдә "Казан" милли мәдәни үзәгендә Питрәч якташлар җәмгыяте оешуның 10 еллыгына багышланган "Питрәчем - туган ягым" якташлар очрашуы үтте.

Аның төп максаты - якташлар арасында элемтәне ныгыту. Чара питрәчлеләрнең уңышларын тәкъдир итү белән башланып китте, милли-мәдәни үзәк фойесына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм кооперативлар җитештергән продукция һәм халык һөнәрчелеге әйберләреннән экспозиция тәкъдим ителгән иде.
Питрәч районында якташлар очрашуы үткәрү матур традициягә әйләнде.
Алар кече ватаныннан читтә яшәүче питрәчлеләргә туганлык җепләрен өзмәскә, якташлары турында яңалыклардан хәбәрдар булырга, аларның уңышларына сөенергә ярдәм итә һәм сирәк булса да, якыннан аралашу мөмкинлеге бирә. Быелгы очрашу, аеруча үзенчәлекле - якташлар җәмгыяте төзелүгә 10 ел вакыт узган. Бу вакыт эчендә районның барлык өлкәләрендә күп нәрсә үзгәрде, ә соңгы якташлар очрашуыннан соңгы ике елда динамик вакыйгалар, сизелерлек үзгәрешләр күп булды.
Җәмгыять өчен 10 ел күп вакытмы соң? Бу бик аз вакыт, кеше тормышының кечкенә генә бер өлеше. Шулай да якташлар җәмгыяте өчен шушы дистә ел күп кенә питрәчлеләрне үз канаты астына туплады, уңышлы үсеш чоры булды, алар кече ватаннарында барган эшләрне читтән генә күзәтеп тормыйча, аның тормышында актив катнашты. Николай Мухинны гына алыйк. Ул Керәшен Сәрдәсендә чиркәү төзеде, изге чишмәне төзекләндерде, районда беренчеләрдән булып гаилә фермасын уңышлы гына ачып җибәрде. Яки Андрей Шишикинны алыйк. Ул район чараларының даими спонсоры, "Шатлык" социаль приютын үз канаты астына алды. Эшмәкәр Юрий Федоровның финанс ярдәме белән Пановка чиркәве реставрацияләнде, буа, балалар мәйданчыгы төзекләндерелде. Мондый кешеләр аз түгел. Район үзәге булдыклы, уңган кешеләре белән билгеле. Алар зур җитәкче, шәхси эшмәкәр булсалар да, туган җирләрен онытмый, районнарына ярдәм итә.
Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин очрашуда катнашучыларга, мөрәҗәгать итеп, Питрәч якташлар җәмгыятенең Татарстанда иң эре һәм актив якташлар җәмгыяте булуын ассызыклап үтте. Ул үз якларын онытмаучы һәм Питрәч традицияләрен хөрмәт итүче фикердәшләрнең көчле отрядыннан гыйбарәт. Җәмгыять советына районның гына түгел, ә республиканың да күренекле кешеләре керә. Алар арасында "Газпром-Трансгаз-Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, "Татагрохим" холдинг компаниясе генераль директоры Салихҗан Кәлимуллин, ТР төзүчеләр берлеге президенты Рим Халитов, ветеран, КМПОның элекке җитәкчесе Александр Павлов, ТР буенча РФСК тикшерү бүлеге җитәкчесе Павел Николаев һәм башка бик күпләр бар. Аларның барысын да үз якташларына ярдәм итү, алар тормышын тагын да матурайту теләге берләштерә.
Гомумән, Питрәч районы барлык тармакның эшлекле кешеләре һәм талантлы һөнәр ияләренә бай. Безнең район Татарстанга искиткеч галимнәр Геннадий Морозов, Петр Макаров, җырчы һәм артистлар Зөфәр Хәйретдинов, Айдар, Фердинанд Хафизовлар, Раушания Юкачева, сатирик язучы Камил Кәримовлар белән билгеле. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Виктор Бударин Питрәч якташлар җәмгыяте Президенты булып тора. Кызганыч, бер язмада гына барлык танылган якташларны санап чыгу мөмкин түгел.
Очрашуда мактаулы кунаклар да катнашты, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бар иде. Римма Атласовна питрәчлеләрне эчкерсез котлап, республиканың социаль-икътисади үсешендә районның зур өлеш кертүен, ә Питрәчлеләр якташлар җәмгыятенең республикада иң яхшысы булуын билгеләп үтте.
Питрәчтә чын талантлар яшәвен чарада катнашучылар да раслады. Сәхнәдә халык, эстрада җырлары яңгырады, хореография ансамбльләре иң яхшы биюләрен башкарды.
Чарада катнашучыларда әлеге очрашу уңай тәэсирләр уяткан, үзләрен зур гаиләнең әгъзасы итеп хис итү, дуслары янәшәсендә аралашу мөмкинлеге тудырган.
Күпләр өчен аралашу мөмкинлеге тудырган якташлар очрашуы чын бәйрәмгә әйләнде. Якташлар бер-берсе белән аралаша, күргәзмә карый, иң яхшы җырчылар, шул исәптән яшьләр чыгышын карый алды. Аларга, конкурс һәм фестивальләрдә катнашучыларга, Виктор Бударин Грант сертификаты тапшырды, аны Питрәч якташлар җәмгыяте Татарстан Республикасында социаль ориентлашкан коммерция булмаган оешмаларның республика конкурсында яулаган. Якташлар җәмгыяте 240 мең сумны "Созвездие-Йолдызлык-2012" фестивалендә катнашканда балаларга костюмнар тегү өчен бүләк итте.
Якташлар җәмгыятенең тагын бер матур традициясе - күп балалы гаиләләрне хуплау. Бу юлы бәйрәм геройлары - Владимировлар гаиләсе иде. Аларга Виктор Ельцов ике камералы "Самсунг" суыткычы бүләк итте.
Бу көнне Питрәч районыннан чыккан танылган кешеләргә медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Очрашудан һәркемнең күңеле булды. Юбилей дуслык, бердәмлек бәйрәменә әйләнде. Күп кенә катнашучылар мондый бердәмлек, беренче чиратта, читтә яклауга мохтаҗ яшь, урта буын питрәчлеләр мәнфәгате өчен бик кирәк дигән фикердә. Очрашулар дәвам итсен иде. Алар районыбызның киләчәктә үсеше өчен саф сулыш, импульс бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса