Якындагы өч елда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән чыктылар. Безнең районда бу проект кысаларында халык белән биш очрашу узды инде, питрәчлеләр җәмәгать фикер алышуларында актив катнаштылар.
Бу проекты башлап җибәрүгә республика халкының мөрәҗәгатьләре сәбәп булды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады.
- Ишегалларын төзекләндерү эшләре 2020 елдан башланачак. Өч ел эчендә республикада барлык күп фатирлы йортларның ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Программаны тормышка ашыруга 50 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән республиканың нефть компанияләре керемнәре хисабына да, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән.
Сайлауларда 7 партия катнаша: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Россия коммунистлары», «Социаль гаделлек өчен пенсионерларның Россия партиясе» һәм «Үсеш партиясе».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia