Якыннарыңның кайгыртуы гомерне озайта
Питрәч авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Мөкдисә Низам кызы Рәхимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мөкдисә Низам кызы олы юбилеен үзенең иң якын, яраткан, кайгыртучан балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә каршылый. Ул Биектау районы Зур Кавал авылында туып-үскән, шунда гомеренең күп өлешен үткәргән. Сигез ел элек кенә аны кече кызы Гөлфия һәм кияве Данил Сәгыйровлар Питрәчкә үз гаиләләренә яшәргә алып килә. Монда аны туры мәгънәсендә кулда гына күтәреп йөриләр, кызганыч, Мөкдисә Низамовна инде берничә ел урын өстендә генә ята. Шуңа да карамастан, ул үзенең өч баласы өчен яраткан әни, 12 оныгы һәм 5 оныкчыгы өчен кадерле әби.
- Әни 27 ел мәктәптә җыештыручы булып эшләде, ул бик тырыш кеше булды, үзенең эшеннән тыш, җәен еш кына сыер савучыларны алыштыра иде, урып-җыю чорында үлчәүдә эшләде, беркайчан да эшсез утырмады. Хәзер без киявебез һәм сеңлебез гаиләсенә бик рәхмәтле, әниебез алар кайгыртуында озак һәм бәхетле яши, - диде юбилярның олы кызы Әкълимә Сибагатова.
- Дәү әни һәрвакыт кунакчыл, ачык йөзле булды, шул ук вакытта ул таләпчән кеше дә иде, - диде аның оныгы Ләйсән Сәгыйрова.
Матур традиция буенча юбилярны котларга һәм Президент Владимир Путинның шәхси котлау открыткасын, район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләк тапшырырга район хакимияте вәкилләре килде: район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Сиваев килде.
- 90 яшь – кеше тормышында иң зур вакыйга, һәркемгә дә бу яшькә җитү насыйп булмый. Сезгә якыннарыгызның һәрвакыт янәшәгездә булуын, аларның сезне шатландырып торуларын, кайгыртып яшәүләрен телибез. Һәр туган көн сезгә шатлык-куанычлар гына алып килсен, - диде алар.
Безнең районда 90 яшьтән узган 193 кеше яши, шуларның 25е быел 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Питрәч авылында яшәүче Анастасия Сергеевна Антонова һәм Александр Павлович Липатовка быел 100 яшь тула. Озын гомерле Мария Ефимовна Пилюгина тиздән 104 яшьлеген билгеләп үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа