Үзмәшгульлек өчен салым кемгә файдалы
Ел башыннан илнең дүрт регионында, шул исәптән Татарстанда, үзмәшгульлек буенча “Һөнәри керемгә салым” режимы кертелде. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда инде 80 кеше яңа салым системасында теркәлгән.
Үзмәшгуль исеме астындагы әлеге яңалыкның өстенлекләрен карап үтик.
Иң мөһиме – бу системага күчү бик җиңел. Күпләр моны үзләре башкарып чыга ала, хәтта салым органнарына барырга да кирәкми. Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка “Минем салым” мобиль кушымтасын күчереп алырга һәм теркәлергә генә кирәк.
Ни өчен үзмәшгульләргә “күләгәдән” чыгу файдалы соң?
Беренчедән, үзенә эшләүче кеше бу очракта канунннарны бозмый дигән сүз. Моннан тыш та сәбәпләр күп:
• Декларация тапшырырга кирәк түгел. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;
• Контроль-касса техникасы сатып алырга кирәкми. Чекны “Минем салым" мобиль кушымтасында формалаштырырга була;
• Пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән взносларны түләү бурычы юк;
• Шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә эшләргә мөмкин. Керем кушымтадан белешмә белән раслана;
• Салым исәпләре бирелә. Кире кайтарылган акча суммасы - 10 000 сум. 4 процент ставка 3 процентка кадәр кими, 6 процент ставка 4 процентка кадәр кими;
• Салым автомат рәвештә кушымтада исәпләнә. Түләү - киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча башкарыла;
• Отышлы салым ставкалары. Физик затлар кеременнән 4 процент, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр керемнәренең 6 проценты. Башка мәҗбүри түләүләр юк. Бу физик зат буларак түләргә тиешле 13 процент НДФЛ түләүгә караганда отышлырак. Бу шәхси эшмәкәр өчен 6 процент гадиләштерелгән салым салуга караганда файдалырак та, чөнки шәхси эшмәкәрләр мәҗбүри медицина иминиятенә мәҗбүри иминият взносларын һәм пенсия иминиятенә түләргә тиеш түгел;
• Сез тыныч һәм ышанычлы рәвештә бизнесыгызны үстерәсез – аны япмыйлар һәм туктатмыйлар, димәк, табыш югалту куркынычы азрак булачак;
• Сез рәсми рәвештә үз керемнәрегезне раслый аласыз (мәсәлән, кредит алу максатыннан);
• Легаль статус, бу сезнең репутация һәм сезнең клиентларга гарантияләр;
• Хезмәт килешүе буенча эшне бергә алып бару. Хезмәт хакы салым исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми.
Шигали җирлегенең бер авылында яшәүче Гөлназ - кул эшләре остасы. Ул мәктәптә укыганда ук кул эшләре белән мавыга башлый. Әнисе аны башлангыч сыйныфларда ук бәйләргә һәм чигәргә өйрәткән, ә соңрак тегүгә дә мәхәббәт тәрбияләгән.
- Махсус белемем юк. Барысына да мөстәкыйль өйрәндем. Башта үзебез һәм якыннарыбыз өчен генә тектем, хәзер клиентлар да барлыкка килде. Үзмәшгульләр программасы турында белгәч, теркәлергә булдым, - ди Гөлназ. - Хәзер заказны үтәгәч, смартфонда «Минем салым " кушымтасын ачам, яңа сату өстим, аннары хезмәт күрсәтү атамасын күрсәтәм һәм аның бәясен кертәм. Барлык мәгълүматлар салым хезмәтенә тапшырыла һәм чек формалаша. Һәм мин 4 процент күләмендә салым түләргә тиешмен. Мәсәлән, хезмәт 500 сум торса, салым 20 сум булачак. Шунда ук кушымтада мин салым суммасын алам һәм аны түләү өчен барлык реквизитлар алам һәм түлим. Шулай итеп, үз эшчәнлегеңне законлы һәм тыныч күңел белән алып барырга мөмкин. Яңа ысул минем кебек, эшчеләр ялламыйча гына хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнүчеләргә бик туры килә. Бу системаны күптән кертергә кирәк иде. Мин эшен башлап, көндәшләренә түзә алмыйча ябылырга мәҗбүр булганнарны беләм. Ә менә үзмәшгульлек режимында алар эшләрен дәвам итә алырлар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia