Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Питрәч почтальоннары призлар отарга мөмкин

Хәзерге көндә, бар халык интернет киңлегенә күчкән чорда, почтальоннар эше актуаль түгел кебек тоела. Әмма күп кенә кешеләр әле яхшы традицияләргә тугры кала һәм журналлар һәм газеталар яздырып ала. Алар почтальон килүен зур түземсезлек белән көтеп торалар.

Хат ташучының хезмәте җиңел түгел, Аларга һәр оешмага һәм өйгә барлык басмаларны вакытында таратып өлгерер өчен, иртәдән кичкә кадәр эссе, җилле, яңгырлы көннәрдә дә урамнар буенча йөрергә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә «ТАТМЕДИА» АҖ үз ярдәмчеләрен хуплау максатыннан ел саен конкурс* үткәрә.
Конкурсның беренче этабында, а 2019 елның икенче яртыеллыгына әбүнә кампаниясенең иң кызган чагында нәтиҗәле эшләп, абонементларның 5 проценттан да ким булмаган артуын тәэмин иткән хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре катнаша. Алар арасыннан конкурс комиссиясе җиңүчеләрне ачыклаячак. Безнең район почтальоннары өч номинациядә катнаша ала: «Иң яхшы авыл почтальоны», «Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге» һәм «Журналлар буенча иң яхшы тираж». Һәр җиңүчене акчалата бүләкләр көтә.
*Конкурсны үткәрү срогы 2019 елның 1 апреленнән 1октябренә кадәр.
Конкурсны оештыручы - “ТАТМЕДИА” АҖ.
Конкурсны үткәрү, призлар күләме һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат tatmedia.ru сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса