Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч ата-аналарына балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерүләрен сорыйлар

Баланың юл аша чыгуына аеруча игътибар итегез

Тиздән уку елы башланачак. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге ата-аналарга үз балалары белән инструктаж үткәрергә киңәш итә. Аларга өй-мәктәп маршруты буенча иң куркынычсыз юлны күрсәтергә, гади, әмма мөһим булган юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләргә кирәк. 

- Һәр ата-анага үз баласына мәктәпкә алып баручы иң куркынычсыз юлны күрсәтү зарур: җәяүлеләр кичүеннән дөрес итеп чыгу, аңа якынлашканда уңга-сулга карау, машиналарның туктап, җәяүлене үткәрүләренә инану. Шуннан соң гына хәрәкәтне башларга мөмкин. Әгәр автомобильләр хәрәкәтне дәвам итсә, аларга юл бирергә кирәк, – дип искә төшерә Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Роман Закалов.

Ул шулай ук көннән-көн иртәрәк караңгы төшә башлавына игътибар итә. Кичен һәм төнлә баланың киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД