Район хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы булды. Ел башыннан шундый 7 утырыш үткәрелгән.
Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елның 9 аенда районда 645 юл-транспорт һәлакәте булган. 13 кеше һәлак булган һәм 56 кеше җәрәхәтләнгән.
Элек аварияләр «Волга» М7дә булса, хәзер юлтранспорт һәлакәтләре «Казан-Шәмәрдән» автомобиль юлының 16-21 километрында күзәтелә. Ә нәкъ менә Званка, Кощак торак пунктлары һәм «Царево» торак комплексыннан, чөнки бу участокта транспорт агымы көчәйде. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта юл реконструкцияләнә. Районда, узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны арту күзәтелә. Һәлак булучылар арасында - өч җәяүле дә бар. Алар тәүлекнең караңгы вакытында юлдан барган һәм киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган.
Күрелгән чаралар ярдәмендә җирле юлларда һәлакәтләр саны кимү күзәтелә.
Питрәч авыл җирлегендә быел юл хәрәкәте иминлеге чаралары кысаларында җәяүлеләр кичү юлларын буяу, юл тамгалары төшерү, үзәк урамнарны атна саен пычрактан һәм комнан чистарту, юллардагы чокырларны ямау (барлыгы 485 квадрат метр) кебек эшләр башкарылды.
Безгә язалар
Безгә, редакциягә, Иске Кощак авылында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Авылга Казан ягыннан борыла торган юлда яңа тамга – тоташ линия барлыкка килгән. Кешеләргә өйләренә кайту өчен Царевога кадәр барырга һәм әйләнгеч юлдан борылып керергә туры килә. Газета укучыларыбыз бу хәлне аңлатуны сорады.
Без район ЮХИДИ бүлеге белән элемтәгә кердек, анда безгә әлеге юл тамгасының вакытлыча урнаштырылуын әйттеләр. Ул янәшәдә башкарылган юл эшләре белән бәйле рәвештә урнаштырылган. Әлеге участок үлем белән тәмамланган юлтранспорт һәлакәтләрен теркәү урынына әверелде. Ел башыннан бирле анда юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше үлгән.