«Юлда йөрсәң сак бул - юл кагыйдәсен әйбәт бел»
Куркынычсыз хәрәкәт

«Юлда йөрсәң сак бул - юл кагыйдәсен әйбәт бел»

Соңгы араларда юлларда фаҗигаләр бик күп күзәтелә.

Шунлыктан Татар Тау Иле авылының «Әкият» балалар бакчасында «Машина йөртүчегә хат» дип исемләнгән акция үткәрелде.
Бу чара юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белеп, куркыныч фаҗигаләр булмаса иде дигән ният белән оештырылды. Кечкенә дусларыбыз юлда барган машиналарны туктатып, аларга хатлар тапшырдылар, юлларда сак булырга өндәп, хәерле юллар теләделәр…
Юлларда сак булсак, кеше гомерләре өзелмәс иде…