“Без бергә булганда, күңел дә тыныч”
Район үзәге балалар китапханәсенең уку залында кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен конкурс уен программасы шундый исем астында үтте.
Конкурста Сафиннар, Нуриевлар, Витоль, Поповлар, Галиуллиннар гаиләләре ярышты. Чара барышында барысы да гаилә традицияләре тарихына чумды: гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, гаилә темасына табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.
Өй эше - гаилә турында музыкаль номерлар һәм шигырьләр әзерләүне барлык катнашучылар яхшы үтәде. Ольга Витольның кызлары башкаруындагы "Әни" җыры тамашачыларны сөендерде. Роза Нуриеваның кызы Айсылу "Ветерок" дигән искиткеч җыр җырлады.
Кечерәк балалар үз шигырьләрен яраткан әниләренә һәм әбиләренә багышлап, татар һәм рус телендә сөйләделәр, шулай ук үзләренең тату гаиләләрен рәсемгә төшерделәр, гаилә ялларының уңышлы фотографияләрен күрсәттеләр.
Гаиләләр викторинада, "Күңелле рәссамнар" конкурсында, шулай ук оттырышсыз лотода мавыгып катнаштылар.
Нәтиҗәдә, "Иң укымышлы гаилә" булып Сафиннар гаиләсе саналды, Нуриевлар - "Иң күп укый торган гаилә", Витоль - "Иң музыкаль гаилә", Поповлар - "Иң иҗади гаилә", Галиуллиннар - "Иң сөйкемле гаилә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа