Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районы мәдәният бүлеге башлыгы 2022 ел нәтиҗәләре белән уртаклашты

Айгөл Хикмәтуллина топ-3 вакыйганы билгеләп үтте

- Быелгы иң яхшы 3 вакыйганы билгеләп үтәсем килә. Питрәчлеләр Курган өлкәсенең Сафакүл авылындагы өлкә Сабан туенда катнаштылар, без анда республика Сабан туен үткәрдек. Безнең районда Талкыш авылында төшерелгән «Микулай» фильмын тәкъдир итү булды, анда танылган артистлар белән бергә авыл халкы да катнашты. Республиканың муниципаль кинотеатрлары арасында беренче урын безнең «КиноКадр» кинотеатрына бирелде.
Безнең горурлыгыбыз - үз эшләренең чын осталары тәрбияләгән сәләтле балалар. Белемле педагоглар һәм аларның талантлы балалары ярдәмендә балалар сәнгать мәктәбенең музыка инструменталь оркестры безнең барлык чараларның горурлыгына әверелде.
Китапханә системасының эш формасы тиз үзгәрә. Хәзер бу китаплар бирү генә түгел, ә иҗади потенциалны тормышка ашыру урыны да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса