Питрәч активистлары "Таба"да #SEYARFEST проектын тәкъдим итәчәкләр
Мәдәният

Питрәч активистлары "Таба"да #SEYARFEST проектын тәкъдим итәчәкләр

2-4 ноябрьдә Казанда яшьләр этно-проектлары акселераторы уза.

Форум кысаларында, катнашучылар экспертлар белән бергә шәхси проектлар өстендә эшлиләр. Шулай ук алар Татарстан халыкларының милли тәңгәллеген популярлаштыручы этно-музыка һәм этно-проектлар белән дә танышалар.

Питрәч районынын "Сәяр" керәшен халык вокал ансамбле җитәкчесе Айдар Маннапов һәм солисткасы Маргарита Петрова тәкъдим итә.