Питрәчлеләргә Мәдәният министрлыгыннан күкрәк билгеләре һәм Мактау грамоталары тапшырылды
Мәдәният

Питрәчлеләргә Мәдәният министрлыгыннан күкрәк билгеләре һәм Мактау грамоталары тапшырылды

Бүләкләрне ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов тапшырды.

Галәвиев Рашат Габдрәшит улы - "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Габдерәхимова Наталья Александровна - мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Мактау грамотасы, Закирова Римма Әсхәт кызы - мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде, Кәбирова Сиринә Минвәли кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.