Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә «Тукай моңнары-Тукай көйләре» район фестиваль-конкурсы узды

Чара Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган иде.

Анда төрле яшьтәге 80нән артык кеше - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр катнашты. Алар Габдулла Тукай
шигырьләрен укыдылар, әдәби әсәрләренең мотивлары буенча җырлар җырладылар.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. «Нәфис сүз» номинациясендә Гран-прига Званка авылыннан Ислам Хәйдәров лаек булды. Малай уку өчен үзе сайлап алган «Таз» шигырен сөйләде. Ул Казанда үзе укый торган мәктәптә нәфис сүз белән шөгыльләнә.

Габдулла Тукай - ул бөек татар шагыйре, ул «Туган тел» һәм башка бик күп танылган шигырьләр язган. Ә минем яраткан әсәрем, мөгаен, «Таз». Ул миңа шаян, көлкеле булып тоелды, - дип сөйләде Ислам.

Ә «Вокал» номинациясендә Гран-прины Казан балалар бакчасының музыка җитәкчесе Миләүшә Рамазанова яулады. Питрәч районына
ул беренче тапкыр килгән. Фестиваль турында Интернет аша белдем һәм гариза бирергә булдым. «Бишек» җырын башкарган видеомны җибәрдем.
Калган катнашучыларга үз номинацияләре һәм яшь категорияләре буенча 1-3 дәрәҗә дипломнар тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса