Районның яшь вокалчылары Халыкара конкурс лауреатлары булдылар
Мәдәният

Районның яшь вокалчылары Халыкара конкурс лауреатлары булдылар

Аларны җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләделәр.

Кощак авылы мәдәният йортының «Дебют» җыр студиясе солистлары «Талантларның җәйге марафоны» Халыкара фестиваль-конкурсының II сезонында катнаштылар.
Диләрә Фәхретдинова "Милли телдә җыр" номинациясендә, ә София Сидакова «Эстрада вокалы» номинациясендә II дәрәҗә лауреат булдылар.
Педагоглары - Гөлнара Нәбиуллина.