Яшь артистлар чыгышы һәркемне таң калдырды
Яңа ел алдыннан урамнарда төрледән-төрле төсләргә буялган кар сыннары пәйда була, тәрәзәләрдән төсле утлар балкып күренеп тора. Әлбәттә инде, боларның барысы да һәркем күңелендә бәйрәм кәефе тудыра.
Шулай ук безнең арада да әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык өләшүчеләр бар. Менә мәсәлән, район үзәгендәге икенче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Галәветдинова җитәкчелегендәге "Тамчы" балалар халык театры коллективы яңа ел алды көннәрендә "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә үзләренең яңа спектакльләрен бүләк итәргә булган.
"Тамчы" театр коллективы үзенең иҗади юлын район үзәгенең икенче мәктәбендә гадәти укучылар түгәрәге буларак башлап җибәргән. Тора бара алар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша башлаганнар. Тамчы таш тишә дип юкка гына әйтмиләр бит. Тамчылыларның көннән-көн осталыклары арта гына бара, аларны һәр җирдә белә башлыйлар. Аннан соң алар Балалар иҗат йортында шөгыльләнә башлыйлар, хәзер инде җитди спектакльләр куюга да алыналар. Шәүкәт Биктимеров исемендәге VI республика балалар театр сәнгате конкурсы жюри әгъзалары хөкеменә быел Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен тәкъдим итте. Конкурс танылган артист Шәүкәт Биктимеровның туган ягында Саба районында үтте. Анда 38 театр коллективы катнашты. Безнекеләр иң яхшылар дип танылды һәм гран-при яуладылар.
"Зәңгәр шәл" - татар драматургиясе классикасы, ул татар театры символына әверелде һәм легендар статус алды. Бу спектакльне сәхнәгә куюга һәркем дә алынмый. Коллективның конкурсларда катнашып туплаган тәҗрибәләре һәм ирешкән уңышлары җаваплылык кына өсти.
Әгәр конкурста катнашасың һәм анда җиңәргә телисең икән, һичшиксез, бары тик мондый спектакль генә әзерләргә кирәк. Пьеса фольклор белән бәйләнгән, анда гаҗәеп шагыйрь теле бар, ул искиткеч көйгә салынган, хореографияне төрлечә куярга була, ягъни монда иҗат итәргә һәм камилләшергә була, - ди театр коллективы режиссеры Елена Галәветдинова.
- Яңа ел алдыннан һәркем тылсым, могҗиза һәм бүләкләр көтә. Без кемгә нәрсә бүләк итәргә кирәк икәнлеге турында уйладык һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйларны сөендерергә карар иттек, - ди ул.
Хәзер балалар өч яшь категориясендә шөгыльләнәләр. Әгәр өлкән төркем инде зур җиңүгә ирешкән булса, кече төркем - шул юлга басты. Бүген нәкъ тә алар "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Галимҗан Гыйльмановның "Кәнфитләр илендә" пьесасы буенча спектакль тәкъдим иттеләр.
- Мин сәхнәдә чыгыш ясарга бик тә яратам, бу инде минем икенче ролем. Бу спектакльне без үзебезнең мәктәптә күрсәттек һәм ул һәркемгә ошады. Театр белән шөгыльләнергә мине Елена Николаевна чакырды, әнием дә үз-үземне бу өлкәдә сынап карарга киңәш итте, шуңа күрә мин театр студиясенә килдем, - диде Зарина Вәлиуллина.
Ә менә Илзат Шакировны беркем дә чакырмаган, ул үзе спектакльдә катнашырга теләк белдергән.
- Мин әле быел гына театр студиясенә йөри башладым, әлегә миңа монда бар да ошый, - ди яшь артист. Сәхнәдә чыгыш ясаудан тыш, Илзат әле тагын тавыш режиссеры пульты белән дә эшләп алырга өлгерә.
Барлык яшь артистлар һәм тагын да яшьрәк тамашачылар әлеге спектакльдән канәгать калдылар.
- Балалар бакчалары һәм мәктәпләр тыгыз элемтәдә тора. Бакчага йөрүче сабыйлар олырак балалардан өйрәнәләр - бу сөендерә. Безнең балалар бакчасында да "Әкият илендә" дип аталган театр студиясе бар, - диде "Бәләкәч" балалар бакчасы мөдире Елена Миронова.
Әлеге балалар бакчасында өч татар төркеме бар һәм балалар Ләйсән Хәбибуллина җитәкчелегендә шулай ук спектакль куялар. Хәтта рус телле балалар да татарча спектакльләрдә бик теләп катнашалар, һәм ата-аналар балаларының кечкенәдән ике тел өйрәнеп үсүләренә шат кына.
Әлеге балалар бакчасы бинасы үзенең заманчалыгы һәм яңалыгы белән генә сөендереп калмый, ул чып-чын уңайлы һәм бай колоритлы эчтәлеккә ия. Кыска гына вакыт эчендә биредә балаларны һәрьяклап үстерү өчен барлык шартлар да булдырырга өлгерделәр, теләүчеләр инглиз телен өйрәнә, логопед белән аралаша, вокал һәм хореография белән шөгыльләнә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа