Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь питрәчлеләр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яуладылар

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика яшьләр фестивале нәтиҗәләре буенча Питрәч районын тәкъдим иткән 4 номерны билгеләп үттеләр.

Питрәч Савелий Демидович һәм Виктория Антонова («Перчинка») дуэты – 1 дәрәҗә, ә 1 Май авылыннан Ассэль Сәлахова 3 дәрәҗә лауреат булдылар. Ленино-Кокушкинодан «Карамельки» вокал ансамбле һәм Питрәчтән «Пластилин» хореография студиясе 3 нче урынны яуладылар. Кощак авылының «Гретта» халык бию коллективы махсус призга лаек булды.

Җиңүчеләр һәм призерларның исемнәре Казанда гала-концертта игълан ителде. Ә 22 апрельдә йомгаклау гала-концерты булачак, анда безнең районнан Роберт Миңнуллин чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса