Колай мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
1 сентябрь – Белем көне, Колай мәктәбе үз укучылары өчен ишекләрен ачты.
Егерме өч беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, бүген алар үз укытучылары белән танышачак. Алар өчен кызыклы, шул ук вакытта җиңел булмаган мәктәп тормышы – унбер елга сузылачак җаваплы чор башлана.
Бу тантаналы көндә укучыларны ата-аналар, укытучылар һәм чакырылган кунаклар – район мәгариф бүлеге һәм район хакимияте вәкилләре – Ирина Чихирева һәм Зимфира Мөхәммәтгәрәева сәламли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа